- тур
- I. и. 1. Берәр кеше яки берәр нәрсәнең каршысы, яны, алды. Як, юнәлеш, урын 2. бәйл. (ТУРЫДА ТУРЫНДА ТУРЫМДА ТУРЫЛАРДА ТУРЫГЫЗДА) – Турында 3. сөйл. Берәр мәсьәлә, як. Берәр очрак бер турга гына кеше сүзен тыңла диал. Нин. б. эш, йомыш ни тур белән килгән?. ТУРЫЛАРЫНА, ТУРЫСЫНА – Үз кирәге, үз интересы үз турыларына йөриләр алар 4. Вакыт, мизгел, чак көтү куган турларда. II. ТУР – бор. к. Тургач. III. ТУР – 1. Вальс биегәндә бүлмәне яки залны бер тапкыр әйләнеп чыгу, вальста бер әйләнеш 2. Берничә этаптан торган вакыйга яки эш-хәрәкәтнең аерым этабы. Күп баскычлы сайлауларның бер баскычы. Ярышка катнашучыларның бер мәртәбә уйнавы; ярышның бер өлеше. Шахмат турнирында һәр катнашучының берәр партия уйнап чыгуы. IV. ТУР – 1. тар. Пуля яки ядрәләрдән саклану өчен эченә балчык тутырылган төпсез чыбык кәрзин (ул гадәттә кирмән стеналарына куелган) 2. Таш һәм кәс тутырылган чыбык кәрзин (гидротехникада кулланыла) 3. Берәр тау түбәсенә беренче тапкыр менгән альпинистлар тарафыннан ташлардан өелгән һәм астына альпинистларның исемнәре язылган язу тыгып калдырылган пирамида. V. ТУР – 1. Күптән үлеп беткән кыргый үгез 2. Кавказ тауларында яшәүче кыргый кәҗә
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.